воспитатель МБДОУ №4 "Петушок" село Актаныш

Хуш киләсең Яңа ел! Мәктәпкә әзерлек төркеме.

28 января 2016

Хуш  киләсең, Яңа ел!

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: балаларның барлык өйрәнгәннәрен ныгыту. Сәнгатьле сөйләмнәрен үстерү. Иптәшләре, кунаклар алдында үз – үзләрен тота белүне, итагтьлелек, бер – берсенә хөрмәт хисе тәрбияләү.Кәефләрен күтәрү, шатлык тудыру.

Материаллар: бизәлгән чыршы,уенчыклар,җәнлекләр өчен костюмна,кар бөртекләре.

Бәйрәм барышы:

А.б. Кадерле кунаклар,

        Без бүген чыршы янында

        Әйлән –бәйлән уйнарбыз.

        Кыш бабайны каршыларбыз,

        Яңа җырлар җырларбыз.

Балалар матур көйгә залга керәләр.Чыршы әйләнеп җырлыйлар.

Җыр: “Чыршы янында”

1 б. Чыршы килгән бүлмәбезгә

        Тәмле исләр аңкытып

        Тора залның уртасында

        Нурлы йөзен балкытып.

2 б. Яшел чыршы тезелешеп.

       Әйләнәбезтирәңдә.

       Куанабыз яңа елга.

       Син кунакка килгәнгә

3 б. Забрела в сугробы ёлочка,

       Призадумалась в снегах,

       Изумрудные иголочки

       В серебре и жемчугах.

4 б. Красив у ёлочки наряд:

        Игрушки яркие висят.

        Вот расписной фонарик,

       А там блестящий шарик.

Җыр:”В лесу радилась елочка”

А.Б.: Чыршыбызда нидер юк.

          Әллә инде утлар юк?

          Кабызыйкчы без бергә,

         Ярдәм итегез миңа.

А.б: Әйдәгез, балалар, бергәләп тылсымлы сүзләрне әйтик.

Балалар: Чыршы.чыршы балкы син!

                 Утларыңны яндыр син! (3 тапкыр)

Чыршының утлары яна.

5 б. Как блестит ее наряд,

       Как фонарики горят.

       Наша елка с новым годом,

       Поздравляет всех ребят.

Җыр “ Елочка елка”

6 б. Төрле – төрле утлар яна

        Без биибез әйләнеп,

        Бигрәк матур, бигрәк ямьле,

        Безнең чыршы бәйрәме.

А.б. Балалар Яңа ел кичендә төрле әкият геройлары,хайваннар Яңа ел бәйрәменә ашыгалар.Әйдәгез, кемнәр икән карап үтик!(балалар утыралар)

Принцесса керә(елый)

Принцесса: Мин адаштым,миңа нишләргә? (елый,елка төбендә туктала)

Төлке: Әйдә инде тизрәк Яңа ел бәйрәменә соңга калабыз бит.

Куян:Мин бик арыдым.

Төлке: Шундый озын аякларың белән,арыдым дип торасың.

Куян:Арымыйча, шундый озак барабыз бит.Син ишетәсеңме, кемдер елый?(Колакларын торгызып тукталып кала)

Төлке:Әйе,ишетәм. Кем елый икән?

Куян:Син кем? Нигә елап утырасың?

Принцесса: Мин принцесса. Яңа ел кичәсенә барырга чыккан идем. Көчле буран чыкты.Атларым,чанам юлда күмелеп ,батып калдылар. Мин адаштым.(елый)

Төлке: Борчылма принцесс. Без бергәләп юлны табарбыз.Без дә Яңа ел кичәсенә барабыз.

Куян: Әйдәгез ярдәмгә брәрсен чакырыйк.

Принесса: Әйдәгез:Ау-уу-ау..... Ярдәм итегез..(бергәләп)

Гусар керә.

Гусар: Кемнәр кычкыра?Кемнәргә ярдәм кирәк?Нәрсә булды? Ник ярдәмгә чакырасыз?

Принцесса: Без Яңа ел кичәсенә барырга чыктык һәм адаштык.

Гусар: Борчылмагыз! Гусарлар һәрвакыт ярдәм итә. Мин сезгә юлны күрсәтермен. Әйдәгез минем белән киттек.(елканы әйләнеп чыгылар.) Менә рәхим итегез мин сезне “Әтәчкәй” балалар бакчасына Яңа ел бәйрәменә алып килдем.

А.б.: Безгә кунаклар килде! Яңа ел бәйрәенә рәхим итегез!

А.б.: Кемдер килә балалар.

         Әллә инде кыш бабай,

         Безнең янга ашыга!

Карлсон керә.

(күңелле итеп зырылдап әйләннеп йөри,кисәк туктап кала)

Исәнмесез! Ник монда шулкадар кешеләр һәм балалар җыелышкан? Мин кая килеп эләктем?.

А.б. Яңа ел бәйрәменә “Әтәчкәй” балалар бакчасына.

Без яңа ел каршыларга җыелдык, Кыш бабай белән Кар кызын көтәбез. Син аларны күрмәдеңме?

Карлсон: Кыш бабай, Кар кызы? Нинди соң ул Кыш бабай?

А.б Әллә синең бер дә Кыш бабайны күргәнең юкмы? Балалар әйдәгез Карлсонга кыш бабайның нинди икәнен әйтеп бирик.(капчыгы бар,сакалы бар.җырлый ,бии,матур тун кигән, Кар кызы да бар һ.б.

Карлсон: Ул нигә килә соң?(Балалар:бүләкләр алып килә)

Карлсон: Ура миңа да бүләк алып киләчәкме!

А б. Алып килә әлбәттә? Һөнәрләр белгән һәм тәртипле балаларга. Барлык балалар да түземсезлек белән көтәләр ә ул һаман юк?.

Карлсон: Борчылмагыз, күңелсезләнмәгез, ул килеп җитәр!

Ә сез уеннар яратасызмы?(әйе) Минем кулымдагы банкам сихерле. Аны озак тотып торган кеше катып калачак. “Тизрәк бул” дигән уен уйнарбыз.

Уен: “Тизрәк бул”

Карлсон:Сезнең белән бик күңелле! Миңа китәргә кирәк. Мин ул бүләкләр алып килүче Кыш бабайны эзләп табармын һәм сезнең янга җибәрермен.(чыгып, китә)

Бүре(ялган Кыш бабай)керә

Бүре: Исәнмесез балалар! Бу мин сез сагынып көткән Кыш бабагыз булам.

А.б. Син Кыш бабаймы?

Бүре: Әйе, мин кыш бабай.Менә карагыз,киемнәремә,капчыгым да бар.

А.б.Балалар бу кыш бабаймы? (юк)

Бүре: Кыш бабай дидем,Кыш бабай инде.

А. Б. Балалар әйдәгез кыш бабайны сынап карыйк. Ул бик тапкыр бит. Мин табышмаклар әйтәм ә ул җавабын.

  1. Тәңкә карлар сипкән

    Җирне ап-ак иткән

    Чыршы каен имән

    Кардан чикмән кигән.(кыш)

Бүре: яңгыр һ.б әйтә

А б. Юк белмәдең. Балалар ул нәрсә?(кыш)

    Өйгә керсә су була.(боз)

    Өеңә кертә куып (салкын)

А.б Кыш бабай бер табышмакның да җавабын белмәде? Син Кыш бабай түгел.Синең таягың да, Кар кызың да юк.

Бүре: Кызым авырып китте.Шуңа үзем генә.

А.б.: Балалар кемгәдер ошаган бу Кыш бабай?(бүрегә)

Бүре:Балалар сез мине таныдыгыз. Минем сезнең күңелле бәйрәмегезне күрәсем килде, шуңа Кыш бабай булып киендем. Гафу итегез мине.

А б: Гафу итәбезме балалар?(әйе)

Бүре: Минем бик күңелле уеным бар.Әйдәгез уйнап алабыз.

Уен: “Кар атыш”

А. Б. Әйдәгез балалар без дә бүре белән җырлы уен уйнап алыйк!

Уен:”Если нравится тебе”

Бүре:Бик күңелле уен булды.Ләкин миңа китәргә вакыт.Мин чын Кыш бабайны эзләп табып сезнең янга җибәрермен.Сау булыгыз!(Сау бул)

А.б: Кыш бабай белән Кар кызы һаман күренми.Әйдәгез бергәләп аларны чакырыйк.

Бергә: Кыш бабай Кар кызы!(2-3т.)

 

Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.

Кыш бабай: Исәнмесез балалар! Исәнмесез кунаклар!Котлыйм сезне Яңа ел белән!Нинди җырлар өйрәндегез,нинди һөнәр арттырдыгызы? Күрсәтегез әле миңа! (Кыш бабай утыра)

7 б. Әй Кыш бабай,Кыш бабай!

       Хуш киләсең уз бире.

       Шатланыып гел шулай!

       Каршы алабыз сине.

8 б.Әй кыш бабай,Кыш бабай

       Безнең сөйгән кунак син.

       Ямьле үтсен кичәбез

       Безне көлдер уйнат син

9 б.Сагнып көттек без сине

       Көннәрне санап көттек

       Календарь битләренә

       Сәгатькә карап көттек.

10 б.Матур бәйрәм җырыбыз

        Яңгырагач еракка

        Кыш бабабыз ишетеп

        Килгән безгә кунакка.

К.б: Кар сылуым әйдә әле

        Балаларны уйнат син

        Җырласыннар,биесенншр

        Бер ел көткән бәйрәм бит.

Кар кызы уйната.

Уен:”Кем җитезрәк”(кар бөртекләре ташу)

К .б:Әйтим әле сезгә табышмак(табышмаклар әйтә)

1 Кем буяусыз борынны кызарта?

Балалар: Кыш бабай!

А б: Булган безнең балалар

        Шигырьләр күп беләләр

        Хәзер сезгә әйбәт итеп

        Шуны сөләп бирерләр.

11 б. Чәчәк кебек ап-ак карлар ява

          Туган якны сагнып килдк кыш

         Ак мамыктай йомшак кар белән

         Җирне биләүгә төрде.

  1. б  Килеп җитте кыш та

          Ай яй салкын тышта

         Өч ай торыр торса,

         Аның гомере кыска.

        Йортлардан чана тартып;

        Уйныйбыз учта йомарлап

        Юеш кар тубы атып.

         Урман кырлар өстенә

        Ак мамыктай күбәләк кар

        Төшә дә төшә генә.

         Кар явып үткән иде

         Без малайлар мондый көнне

         Зарыгып көткән идек.

         Бүген чыршы бәйрәме!

         Яшел чыршының янында

         Без җырлыйбыз әйләнеп.

Җыр: “Яңа ел килә”

         Урамга чыксаң,битләр кызара.

         Кар бөртекләре өстеңә куна

         Үзләре матур һәм салкын була.

       Иркен якты юл буйлап.

       Әнә биергә чакырып,

       Гармуннар тора уйнап.

         Безнең белән дус бабай

         Сагындырып бер елдан

        Тагын да кил кыш бабай.

         Ягымлы сөйләшәсең

         Алып килгән бүләкләреңне

        Кемнәргә өләшәсең?

К .б: Бирермен җырчыларга

         Бирермен биючеләргә

         Бирермен акыллы зирәк

         Алдынгы балаларга.

Балалар булдырдыгыз! Күрәм сез җырларга,биергә,шәигырьләр сөйләргә бик оста икәнсез. Сезнең зирәклелегегезне дә сынап карыйк әле!(К б. Үзенең сорау,табышмакларын бирә)

2 .Кыш та яшел,җәй дә яшел

    Көз дә яшел шулай ук

    Энәләре күп булса да

    Җебе аның бер дә юк.

    Капчыгы уң кулында

    Кар бөртекләре җемелди

    Аның матур тунында.

    Кем көзгедәй шома итеп суны катыра?

Балалар: Кыш бабай.

А.б.Кыш бабай сине бик оста биюче дип әйттеләр.бер биеп күрсәт әле?

Җыр: “Кыш бабайны биетү”(Кыш бабай бии)

(Балалар кул чәбәкләп тора, кыш бабай хәлсезләнеп ,урынына утыра)

К.б: Уф ардым,эри башладым бугай? Кар кызы кайда синең кар бөртекләрең,суытып җибәр әле?

К К.: Хәзер бабыкай!

Бию: “Кар бөртекләре”

К.б: Рәхмәт кар бөртекләрем! Шундый рәхәт булып китте! Әйдәгез бер уен уйнап алабыз!

Уен: “Кем җитезрәк”

К.б: Ничек күңелле уйнадыгыз! Яшел чыршы янында,бүләк биреп,шатландырыйм тагын да.Бүләк итәм мин сезгә биек-биек тауларны,шома тигез бозларны,ап-ак йомшак карларны,чана,чаңгы шуыгыз! Рәхәтләнеп уйнагыз! Каркызым! Бүләкләрне алып керик!

    А б.Шигырьләрне сөлик Кыш бабайга:

21б. Рәхим ит яңа ел

        Туган ил түренә

        Күп шатлык куаныч

        Алып кил син безгә.

22б. Яңа еллар килсен бәхет алып

         Яңа еллар килсен елмаеп.

         Күңелләрдә мәңге шатлык булсын

         Каршы алыйк аны мәңге елмаеп.

          Дөньялар тыныч булсын

          Бәбиләр туып торсын

          Табыннар тулып торсын.

  1. Сагыныштык инде көтеп,

         Тизрәк килче, Яңа ел!

         Яңа җырлар да өйрәндек

         Хуш киләсең Яңа ел.

К б.: Бәйрәм үтте сәгать сукты

         Яңа ел килә безгә

        Яңа бәхетләр китерсен

        Сезнең һәммәгезгә.

    Килермен киләсе елга да

    Ә сез белем туплагыз,

    Ялкауланып тормагыз

    Ә хәзергә хушыгыз!

Кыш бабай һәм Кар кызы чыгып китәләр  (Сау булыгыз!)

Балалар: Сау булыгыз!

А.Б: Яңа бәхет ,яңа шатлык

        Алып килсен Яңа ел

        Яңа җиңүләре белән

        Котлы булсын яңа ел!

А б.:Шундый матур кичәбез ахырына якынлашты. Кадерле дуслар,килгән кунаклар! Яңа ел сезгә дә яңа уңышлар,сәламәтлек алып килсен.! Котлы булсын Яңа ел!

 

 

 

 

 

Оставить комментарий: